21 декабрь көнне Үзәк китапханәнең уку залында Халыкара чәй көненә багышланган «Чәй өстәле артында – чәй турында " дип исемләнгән Чәй кичәсе үткәрелде. Чарада Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте һәм «Зачарованный Пегас» клуб берләшмәсе әгъзалары, шулай ук китапханәнең актив китап укучылары катнашты. Бу көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре үз кунаклары өчен өстәлләр әзерләделәр. Кабул ителгәнчә, өстәлдә сый-нигъмәт күп иде. Чәй өстәле артындагы әңгәмә вакытында китапханә кунаклары чәй церемониясе, чәй тарихы турында кызыклы фактлар белделәр. Самавыр музее турында видеоролик карап, чәй табыны символы турында искә төшерделәр. Чара барышында кунаклар викторина сорауларына җавап бирде, чәй турында мәкальләр искә төшерде, әлеге уникаль һәм файдалы эчемлек турында табышмаклар чиште. «Ничек дөрес итеп чәй пешерергә?»дигән видеоролик карап, чәй пешерүнең төрле ысуллары белән таныштылар.