Бер генә Бөек Ватан сугышы Ветераны да, бер генә тыл ветераны да, бер генә тол да бу көнне игътибар үзәгеннән читтә калмады. Дәүләтебез тарафыннан котлау открыткалары, депутатларыбыздан, районыбыздан бүләкләр, алар эшләгән оешмалардан һәм предприятиеләрдән чәй өстәлләре, концерт программалары – болар бөтенесе дә безнең ватандашларыбыз хөрмәтенә булды.
Җиңү көненә багышланган митинглар шулай ук районыбыз авылларында да узды. Авыл җирлекләрендә ветераннар саны елдан-ел кими бара, шуңа да аларга булган игътибар да елдан-ел үзгә.
Һәр Бөек Ватан сугышы Ветеранын хөрмәт һәм аерым бер тетрәнү белән котладылар. авылда һәрбер ветеранның тормыш юлы һәм бүләкләре турында беләләр. Авылдан киткән һәм туган якларына әйләнеп кайтмаган һәрбер
сугышчының якты истәлеген саклыйлар.
Ә Урыссу бистәсенең кайбер ишегалларында яшьләр тарфыннан шунда яшәүче ветераннарга чәй өстәлләре артында концертлар оештырылды.
Бу Бөек көн турындагы якты истәлек хәзерге һәм киләчәк буыннар хәтерендә тагын озак еллар сакланырга тиеш әле.