Район мәдәният йортында иҗтимагый оешмалар әгъзалары һәм ветераннарның иҗат оешмалары өчен Яңа ел бәйрәме уздырылды. Әлеге бәйрәм аларның агымдагы ел эшендә йомгаклау чарасы булды. Инвалидлар, сукырлар оешмалары, Пенсионерлар берлеге, “Балкыш” берләшмәсе әгъзалары алар өчен район мәдәният йорты артистлары әзерләгән күңелле уеннарда, викторинада, дискотекада катнаштылар. Ихлас күңелдән биегәннән соң, алар чәй өстәле артында әңгәмәләрен дәвам итте, бергәләп яраткан җырларын башкарды.