Районда сәнәгать һәм сәүдә объектлары, учреждение һәм оешмаларның Яңа ел бизәлеше буенча ел саен үткәрелә торган бәйгесенә йомгак ясала.
Башлангыч тикшерү агымдагы ел бизәлешенә бик нык юмартланмаганнары сизелде. Сәүдә нокталары арасында башкаларыннан азмы-күпме “Җиһаз”, “Стройснаб”, “Рассвет” кибетләре оригинальлекләре белән аерылып тора иде.
Предприятиеләр арасында керү зонасының экономияле яктыртылышы белән чикләнүчеләр юк түгел иде.
Яңа ел персонажларыннан тулы бер ансамбль булдырган “Электросоединитель” заводы алар өчен чын үрнәк булып тора. Урыссу химия заводы капкалары алды мәйданчыгы үзләрен фотога төшерергә яратучыларга чын фотозона булып хезмәт итә ала.
Әпсәләм комбинаты ишегалдында да безне аллы-гөлле төсләргә бизәлгән чыршы каршы алды. Моннан тыш, әлеге предприятиеләр Солнечный микрорайонындагы төп Яңа ел мәйданчыгын әзерләүгә дә күп көч куйды. Бәйгенең ахыргы нәтиҗәләре турында узып баручы елның соңгы сәгатьләрендә төп Яңа ел тамашасында белергә мөмкин булачак.