Урыссудагы 2 санлы мәктәптә үткән V район слетында 11 белем бирү учреждениесе катнашты. Слет программасында – алып баручылар - Балалар район думасы депутатлары волонтерлык эшчәнлеге турында күп кызыклы нәрсәләр сөйләделәр, мәктәпләрдән катнашучылар “Безнең мәктәп тормышыннан – бер көн” дип аталган видеролик тәкъдим иттеләр. Педагог-оештыручы Гүзәл Илкам кызы укучылар белән “Мин – лидер” дип аталга мастер-класс уздырды.
Урыссудагы 2 санлы мәктәп директоры Фәйрүзә Миңнезаһит кызына, педагог-оештыручы Гүзәл Илкам кызына һәм Балалар район думасы депутатларына чараны оештырган һәм уздырган өчен рәхмәт белдерәбез!