“Стильле биюләр” конкурсында Ютазы районының 7 хореография коллективы – Бәйрәкәдән - “Тургай” , Ютазыдан - “Брэйк-данс”, Урыссудагы 2 санлы мәктәп, мәктәп-интернатның “Ритм”, Иске Урыссу мәктәбе бию коллективлары, Балалар иҗаты үзәгенең “Сөембикә” бию коллективы катнашты. Конкурста катнашучыларга - шәп номерлары өчен һәм өстәмә белем бирү педагогларына әлеге конкурсны оештырган өчен рәхмәт белдерәбез!