Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Үзәк китапханә хезмәткәрләре Урыссудагы №6 балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре янында булды. Китапханәчеләр нәниләр өчен “Смешарики” күңел ачу программасы оештырды. Тәрбияләнүчеләр зур теләк белән Яңа ел викторинасында катнашты. Аннары балаларга “Смешарики” интерактив уенында катнашырга тәкъдим ителде. Уенда балалар барысы да яраткан мультипликацион персонажларны җиңел генә таныды. Уеннан соң нәниләр үзләрен рәссамнар ролендә сынап карады – алар төсле каләмнәр белән мультипликацион фильмнардан персонажларны буяды. Рәсемнәр бик матур килеп чыкты.Чара “Новогодние Смешарики” мультипликацион фильмын карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International