Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы утырышында ТР 3.6 КОаАП “Муниципаль район һәм шәһәр округларында төзекләндерү эшләрендә хокук бозулар” дигән статьясы нигезендә 15 административ хокук бозулар каралды.
Бигрәк тә безнең районда тиеш түгел урыннарда, рөхсәтсез төзелеш материалларын саклау, транспорт чараларын тиешсез урында юу һәм саклау, шулай ук чүп-чар һәм яфракларны яндыру кебек хокук бозулар күзәтелде.
Утырыш нәтиҗәләре буенча 30 000 сум күләмендә штраф салынды.
Республикада төзекләндерү эшләрен бозган өчен штраф күләме арттырылды.
Аерым гражданнарга төзекләндерү эшләрен бозган өчен (ТР 3.6 КоАп статьясы нигезендә) 2000 нән 5000 сумга кадәр, җитәкчеләргә 15 000 нән алып 30 000 сумга кадәр, ә юридик затларга 50 000 алып 200 000 сумга кадәр штрафлар салу күздә тотыла. Яңа законда, шулай ук, “кисәтү ясау” кебек тыюлар да бар.
Законны белмәү җаваплылыктан азат итми.