28 декабрьдә район мәдәният йортында мәктәп активистлары өчен Яңа ел чыршы бәйрәме уздырылды.
Районның укуда, спортта, иҗатта уңышларга ирешкән иң сәләтле балалары Яңа ел тамашасына чакырылды. Район мәдәният йортының “Шаян” театраль студиясе артистлары алар өчен күңелле Яңа ел әкияте әзерләде. Укучылар шулай ук алып баручылар белән бергә флешмобта катнашты, белемне арттыру викторинасында үз эрудицияләрен күрсәтте, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады һәм Яңа ел бүләкләре кабул итте.