Яңа ел алдыннан районда «Полиция Кыш Бабае»дигән шартлы исем астында Республика пиар-акциясе үткәрелде.
Коммуналь хезмәткәрләр, йортлар һәм подъездлар буенча җаваплы затлар, авыл җирлекләре башлыклары, уку йортлары администрацияләре, мәктәпкәчә учреждениеләр, сәламәтлек саклау, социаль яклау, мәгариф органнары хезмәткәрләре арасында сораштыру аша имин булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр, дәүләт тарафыннан ярдәмгә мохтаҗ балигъ булмаганнар, шул исәптән эчке эшләр бүлегендә исәптә торучылар исемлеге төзелгән. Ютазы районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең өлкән инспекторы полиция капитаны Айдар Нурисламов һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча ярдәмче Альбина Баһауова Яссытугай, Кәрәкәшле, Ютазы, Урал, Алабакүл авылларында, Урыссу бистәсендә яшәүче балаларның социаль яктан имин булмаган һәм аз керемле гаиләләрендә булып, район Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан җыелган егерме Яңа ел бүләген тапшырдылар.
Акция балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, караучысызлыкны, көнкүреш җинаятьчелеген профилактикалау эшенең нәтиҗәлелеген арттыру, социаль куркыныч хәлдә булган социаль имин булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрне ачыклау, аларга ярдәм күрсәтү, шулай ук балигъ булмаганнар һәм полициянең участок уполномоченныйлары эшләре буенча инспекторның абруен күтәрү, халыкның хокук саклау органнарына ышаныч дәрәҗәсен ныгыту, уңай хокукый аң булдыру максатыннан уздырылды.