Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә

2019 елның 4 гыйнвары, җомга

Яңа, 2019 елның 2 гыйнварында Гаилә паркында район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан күңел ачу уен программасы уздырылды. Кыш бабай белән Кар кызы барысын да җиһанга аяк баскан яңа ел белән котлады, алар малайлар һәм кызлар белән бергә барысына да күптәннән таныш “В лесу родилась елочка” җырын башкарды. Күңелле физкультминут, мультвикторина, табышмаклар һәм уеннар балаларга да, шулай ак аларның актив әти-әниләренә дә боегырга вакыт калдырмады. Мәрхәмәтле Кыш бабай барысына да татлы күчтәнәчләр таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International