Яңа ел каникуллары – балалар өчен иң кызыклы һәм күңелле вакыт

2019 елның 4 гыйнвары, җомга

Бүген Гаилә паркында район мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен “Кыш – тылсымлы ил” дип аталган конкурс-уен программасы уздырды.

Бу искиткеч матур көндә балаларны күңелле уеннар, эстафеталар, конкурслар, табышмаклар көтте. Малайлар һәм кызлар аларда бик теләп катнашты. Чара ахырында барлык балалар татлы бүләкләр кабул итеп алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International