2012 нче елның 11 нче маенда Урыссу татар гимназиясендә тантаналы рәвештә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булып узды. Әлеге бәйрәмнең шуның кадәр иртә узуы гимназядә алда торган әһәмиятле капиталь ремонт белән бәйле.
Бу уку елында гимназияне 11 нче сыйныфтан 10 укучы, 9 нчы сыйныфтан 19 укучы тәмамлый. Шуларның 5 се гимназияне гел бишле билгеләренә генә тәмамлау турында өлгергәнлек аттестаты алачаклар. Бәйрәмдә Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Н. Белалова, ҖЧҖ “Җылылк челтәре” директоры Р.Г. Шәйгардәнов, “Урыссу ГРЭС”ы ЯАҖнең профсоюз комитеты рәисе Н.П. Гребенюк, ҖЧҖ “Теплосервис” директоры Р.М. Гарипов чыгыш ясадылар.
Гимназия директоры Г.Н. Гыйльманова тарафыннан ел дәвамында республика, халыкара һәм гомум Россия конкурсларында актив катнашучы укучыларга мактау кәгазьләре, дипломнар һәм грамоталар тапшырылды.