250 укучы йөргән кышкы мәктәп яны лагере үз эшен дәвам итә. Балалар иҗаты үзәге педагоглары тарафыннан “Яңарыш” паркында көн саен спорт ярышлары һәм эстафеталар үткәрелә. Шулай ук шахмат–шашка турнирлары, викториналар һәм экскурсияләр уздырыла, балалар китапханәләргә йөри, чаңгыда шуа. ЮХИДИ хезмәткәрләре вәкилләре белән берлектә “Кышкы каникуллар” профилактик операциясе кысаларында акцияләр уздырыла.