Ютазы районында – республика көрәшчеләре

2019 елның 5 гыйнвары, шимбә

​​​​​​​Әлеге сәгатьләрдә “Олимп” спорт комплексында Ютазы районы башлыгы призларына грек-рим көрәше буенча 2003-2004 елгы үсмер арасында республика беренчелеге бара.

Татарстанның унике районыннан килгән спортчыларны һәм тренерларны район башлыгы урынбасары Гүзәлия Фәхуртдинова сәламләде. Ул көрәшчеләргә матур җиңүләр, хөкемдарларга гадел карарлар теләде. Көрәш келәменә бил алышырга бер йөзгә якын спортчы чыгачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International