Матур кыш үзе белән озак көтелгән каникуллар да алып килде. Бу көннәрне файдалы ял сәгатьләре белән тулыландыру бик әһәмиятле, шуңа күрә үзәк балалар китапханәсе Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең мәктәп яны лагереннан укучыларны кунакка чакырды. “Яңа елга сәяхәт” конкурс-уен программасында малайлар һәм кызлар Яңа ел мохитына чолганды. Балалар кышкы табышмакларга җаваплар тапты, чыршы янында уеннар уйнады, Яңа ел бәйрәме тематикасына үзләренең шигырьләр уку сәләтен күрсәтте. Әлбәттә инде, бәйрәм очрашуында катнашучылар бүләкләрсез калмады. Алар татлы күчтәнәчләр белән сыйланды.