Район Башлыгының Раштуа бәйрәме белән котлавы

2019 елның 7 гыйнвары, дүшәмбе

Хөрмәтле православие дине вәкилләре, Ютазы районы халкы!

Бу изге көн – Раштуа бәйрәме белән ихлас котлауларымны кабул итегез! Әлеге бәйрәм – христиан календарендә иң бөек һәм әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Аның белән христианнар якты киләчәккә иң мөкатдәс хыялларын бәйли, бу көн йөрәкләрдә иң ихлас өметләр уята, якты киләчәккә ышанычны арттыра. Ихлас күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим.

Р.М. Нуриев, Ютазы муниципаль районы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International