Район фермаларында - хезмәт бәйрәме

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яңа ел белән Раштуаны бәйрәм иткән көннәрдә, район терлекчеләре штат режимда эшләде – хезмәт процессында өзеклекләр булмады, малларның продуктлылыгы кимемәде.

Бу хакта безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә хәбәр иттеләр. Моның шулай булуы белән район башлыгы Рөстәм Нуриев үзе шәхсән танышты. Ул авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Аяз Шафигуллин озатуында “АгроМир”, “Кәрәкәшле”, “Нәбиуллин”, “Таң”, “”Вафауллин”, Тукай исемендәге агроформированиеләрне йөреп чыкты. Җитәкчеләр бөтен диярлек мал торакларында булып, кышлату барышы белән якыннан танышты. Бу хактагы язма белән район газетасының җомга санында тынышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International