2018 ел башында Подгорный авылы китапханәсе “Китап бүләк ит” акциясен игълан иткән иде.
Һәркемгә һәм һәрвакыт бүләкләр кабул итү күңелле. Китапханә өчен, әлбәттә инде, иң яхшы бүләк булып китап тора. Игълан ителгән “Китап бүләк ит!” акциясе дәвамында авыл китапханәсе фонды яңа басмалар белән тулыланды. Китап бүләк итүчеләр арасында Любовь Әхмәтшина, Айсылу Кашафетдинова, Лилия һәм Ольга Батталовлар, Сәрия Соловьева, Лидия Швин һәм башкаларның исемнәре бар. Барлык битараф булып калмаган кешеләргә зур рәхмәт.
Ризидә Әхтәмова