2019 елның 10 гыйнварыннан булган № 01-05/1-пр боерыкка ярашлы, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе тарафыннан, Татарстан Республикасының күзәтчелек һәм хокук саклау органнары белән хезмәттәшлектә, 2019 елның 14 гыйнварыннан 7 мартына кадәр, Татарстан Республикасы территориясендә “Снегоход” операциясе уздырылачак. Операция гомуми файдаланудагы юллар буенча хәрәкәт итү өчен билгеләнмәгән кар чаналарын эксплуатацияләгәндә милекне саклау, куркынычсыз эксплуатация таләпләрен үтәү, куркынычсыз хәрәкәтне контрольдә тоту, әйләнә-тирә мохитны саклау максатларында уздырыла. “Снегоход” операциясен уздыру белән бәйле, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге Идарәсе республикада яшәүчеләргә милектәге внедорожный моточараларны теркәү һәм техник тикшерү уздыру, шулай ук идарә хокукына таныклык булдыру мөһимлеге турында хәбәр итә.