18 нче май көнне Ютазы муниципаль районында Регионара фәнни-гамәли конференция булып узды. “Ютазы төбәге: тарих һәм мәдәният проблемалары“ беренче төбәк фәнни-гамәли конференциясе Ютазы муниципаль районы советы, башкарма комитеты һәм Татарстан республикасының фәнни берләшмәсе белән берлектә оештырылды.
Россия тарихы елына һәм Татарстан Республикасындагы тарихи-мәдәни мирас елына багышланган әлеге конференциядә элекке мәдрәсә һәм тулай торак биналарына, Гобәйдуллиннар нәселе җирләнгән урыннарга, Екатерина күперенә бару, район торак пунктларыннан музей экспонатлары күргәзмәләрен карау максатыннан чыгып уздырылды.
Бәйрәкә авылында“Гобәйдия” мәдрәсәсе сакланып калган. Әлеге мәдәрә якын – тирә регионда атаклы мәдрәсәләрнең берсе булып торган. Әлеге биналар атаклы композитор София Гобәйдуллинаның алтынчы, җиденче буын бабалары төзегән биналар булган. 19 нчы гасыр башнда төзелгән, хәзер төзекләндерелгән мәчет бүгенге көндә дә Бәйрәкәлелеәр өчен эшләп килә. “Гобәйдия” мәдрәсе биналары мәдәният объектларын ачыклау исемлегенә кертелгән.
Конференция истәлекле урыннар буенча экскурсия белән башланып китте: мәдрәсә бинасында һәм тулай торагында булу, Гобәйдуллиннар нәселе җирләнгән урыннарда, мәчеттә, Екатерина күперен карау белән беррәттән, авыл җирлекләре тарафыннан әзерләнгән халык промыселы күргәзмәләрен, Балалар иҗат үзәгенең укучылары белән берлектә әзерләнгән әйберләрне, музей экспонатларын карау да оештырылган иде.
Конференциядә 200 дән артык кеше катнашты, алар арасында хөрмәтле кунаклар, галимнәр, тарих фәннәре докторлары,мәдәният эшлеклеләре, Татарстан Республикасының Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай, Тукай районнары, һәм шулай ук Башкортстан Республикасыннан да кунаклар бар иде. Конференциянең пленар өлешендә И.Р. Таһиров, Р.М. Валиев, Р.М. Мөхәммәтшин, Э.Р.Таһиров, Р.Г. Усеинова, В.В. Хоменко, А.Х. Бурганов доклад белән чыгыш ясадылар. Конференция азагында, секция өлешендә тәҗрибә уртаклашу һәм конференциягә йомгак ясалды.Конференөиянең иң күңелгә хуш килгән өлеше булып “Тургай” чишмәсен ачу тантанасы һәм атлар чабышы булды.
Конференциядә катнашучылар Район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриевка һәм оештыручы комитетка рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.