Район башлыгы вазифаларын башкаручы Р.М. Нуриев шәхси сораулар буенча гражданнар кабул итте

2012 елның 22 мае, сишәмбе
 

Агымдагы атнаның 22 нче маенда район башлыгы вазифаларын башкаручы Р.М. Нуриев шәхси сораулар буенча гражданнар кабул итте.

4 граждан мөрәҗәгать итте.

 Шәхси сорауларны караганда Рөстәм Мидхәт улы ишек алларын төзекләндерү, утырту материаллары белән ярдәм итү, балкон ремонтларга булышу, реабилитация үзәкләренә юлламалар булдыруда, авыл хуҗалыгы техникасы юнәтүдә ярдәм итү кебек сорауларны чишәргә булышты.

Мөрәҗәгать ителгән сорауларның төп өлешендә Ютазы муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы  Рөстәм Мидхәт улы телдән аңлатмалар биргән булса, калганнары буенча тиешле структур бүлекчәләргә йөкләмәләр бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International