Бүген иҗтимагый совет вәкилләре район хуҗалыкларында һәм яңа сәнәгать объектларында булды.
Иҗтимагый совет вәкилләре яшь фермер Ансель Вафауллин һәм “Таң” җәмгыяте фермаларына барды. Алар бозаулар карау һәм хайваннарны асрау технологияләре белән танышты. Аннары җәмәгатьчеләр “Урыссу” сәнәгать паркында экскурсиядә булды, аның территориясендә урнашкан җиһаз һәм пластик җитештерү цехларын карады. Алар шулай ук ТАПАРТның Әбсәләм участогына барды, тапшыруга әзерләнүче производство участогын карады. Алар җитештерүнең ике тармагында да үзләре өчен күп яңалыклар тапты, әмма барыннан ныграк ачылачак сөт җитештерү цехына шатландылар.