2018 ел нәтиҗәләре буенча, эшчәнлек йомгакларын комплекслы бәяләү нигезендә, Ютазы районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге өченче шартлы категориягә кертелгән егерме бер подразделение арасында беренче урынны алган.
Бу турыда район җитәкчелеге белән очрашу вакытында бүлек начальнигы Марат Сибәгатов хәбәр итте. Нәтиҗәлелекнең югары күрсәткечләренә авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ачуда ирешелгән. Полицейскийлар шәхескә каршы юнәлтелгән авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ачуда, административ күзәтчелек линиясе буенча, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүдә үз күрсәткечләрен яхшырткан.