Бүген, 15 гыйнварда, район мәдәният йорты хезмәткәрләре “Тимур һәм аның командасы” лозунгы астында өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләрендә булды.
Максатлары – өй эшләрендә ярдәм итү, җыештыру. Өлкәннәр куанычларын яшермичә, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән аралашты, үзләренең мавыгулары, тормышлары турында сөйләде.
Өлкәннәрнең ягымлы күзләренә карап, аларның оптимизмына, һәр туган көннәренә шатлана белүләренә һәм яшәгән еллары өчен рәхмәтле булуларына сокланып туя алмыйсың. Иңнәрендә авыр еллар ятуына карамастан, алар якыннарына, тирә-юньдәгеләргә җан җылысы бүләк итә. Һәм көтелмәгән кунаклар бүләк иткән игътибарга бик шатлана.