«Әни, әти, мин – йөзүче гаилә”

2012 елның 24 мае, пәнҗешәмбе
   24 нче май көнне әлеге исем астында “Олимп” спорт – сәламәтләндерү комплексында Урыссу эшчеләр бистәсенең  балалар бакчалары арасында район конкурсы булып узды.Командалар: “Дельфин” командасы 2 нче санлы Урыссу балалар бакчасыннан Андреевлар гаиләсе, “Елмаю” командасы 4 нче санлы балалар бакчасыннан Даниловлар гаиләсе, “Балык” командасы 2 нче санлы балалар бакчасыннан Ахметовлар гаиләсе. Ярышлар төрле эстафеталардан торды. Ата-аналар һәм балалар йөзү буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Тамашачылар конкурстан бик канәгать калдылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча гаиләләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр, ә балаларга туплар бүләк ителде. Конкурсны оештыручылар булып Информацион – методик үзәкнең баш белгече Орехова В.И., балалар бакчаларының өлкән тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре торалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International