“Кышын кошларны ашатыгыз” акциясе

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Ютазы урта мәктәбенең “Яшел патруль” мәктәп урманчылыгында катнашучылар һәм “Юнармия” отряды әгъзалары “Кышын кошларны ашатыгыз” акциясен уздырды.

Аның кысаларында малайлар һәм кызлар мәктәп территориясендә кошлар өчен җимлекләр ясаганнар. Салкын кыш, кар күплеге һәм көчле җилләр бездә кышлаган кошларның тормышын катлауландыра. Ашамлыклы җирләр ерак урнашкан, кышкы көн кыска – энергия туплау өчен вакыт аз. Шуңа күрә өшегән һәм үлгән кошлар да сирәк күренеш түгел. Тукталышларда чыпчыклар ачлыктан шул дәрәҗәдә кыюга әйләнә ки, хәтта кулдан көнбагыш яки ипи валчыгы чукырга да курыкмыйлар.

Кышын кошларны ашатыгыз! Галимнәр раславынча, кырыс кышларда 90 процентка якын песнәк үлә. Әмма канатлы дусларыбызны даими тукландырырга кирәк булуын да онытмау зарур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International