Озак яшәү серләре

2012 елның 24 мае, пәнҗешәмбе
  Елмаеп кына торган Мәхиямал Якуп кызы озак яшәүче генә түгел, ул 8 бала анасы, шуларның 7 бүгенге көндә дә исән-саулар. Аның озак яшәүвенең сере дә бик гади булып чыкты – һәрвакыт хәрәкәттә булу. Ул үзенең бар гомерен эшкә багышлаган – туган колхозында хезмәт куйган, үзенә бервакытта да ялкауланырга һәм моңсуланырга юл куймаган. Шуңа күрә хәзерге көндә дә уз акылында һәм үз аягында йөри.  Моннан тыш, Мәхиямал әби бервакытта да спиртлы эчемлекләр эчмәгән һәм инде зур үскән балаларына да өстәлгә китереп куймаган. Аек тормыш алып бару, урман һавасы, һәрвакыт хәрәкәттә булу һәм алга караш аңа бүген дә өмет белән яшәргә этәргеч бирә.

           Безнең героебыз берялгызы тора, ләкин ялгызлыктан интекмим ди ул.  Балаларының үгетләүләренә дә карамастан ул ата- ана нигезен ташлап китәргә теләми. Балалары аның өендә еш канак. Моннан тыш әбине җәмәгать оешмасы эшчесе дә карый. Туганнарыдай күрә торган күршеләре һәркөнне әбинең хәлен белергә керәләр. Аны туган көне белән тәбрик итәргә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Белалова Гөлдания Нурлыгаян кызы һәм Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы Альфред Давлетгареев килгәннәр иде. Алар әбине туган көне белән кайнар котладылар, аңа озын гомер, сәламәтлек теләп чәчәк бәйләмнәре һәм бүләк тапшырдылар.

          Һәр туган яңа көнне һәм йокыга ятар алдыннан Мәхиямал Якуп кызы догадан башка башламый икән, һәр башкарган эшне дә Алла ярдәменнән эшләмим ди ул. Менә шулай Мәхиямал әби районыбызның иң матур авылларының берсендә яшәп ята, Ходай тәгалә аңа озын гомер бирсен иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International