“Җылы аяклар” хәйрия акциясе узды

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Балалар иҗаты үзәге үткәргән чарада 12 оешма катнашты.

Иң күп бәйләнгән эшләнмәләр Урыссудагы 2 санлы мәктәп вәкилләреннән алынды – 151 данә, Урыссу гимназиясе 122 кул эше тәкъдим итте, Каразирек мәктәбе 41 данә җылы оекбаш тапшырды. Акциядә катнашучыларга рәхмәт белдерәбез. Сезгә ярдәмчел, аңлаучан, кайгыртучан булуыгыз өчен рәхмәт. Сәламәтлек, өйдә уңайлылык, гаилә иминлеге, һәр яңа көн бәхет алып килүен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International