19 гыйнварда православие дине тарафдарлары Хач ману көнен бәйрәм итте. Бу күпчелек гражданнарда гөнаһлардан арыну һәм сәламәтләнү максатында бәке – купельләргә чумып-коенып алу белән ассоциацияләнә. Бәйрәм алдыннан Урыссудагы Изге Николай чиркәве иерейе Роман – храмдагы суны, бәйрәм дәвамында иске Әбсәләм карьерындагы суны изгеләштерде. Хач формасындагы бәкене биредә бер көн алдан ясап куйдылар. Һәрвакыттагыча, биредә изге суга чумарга, сәламәтләнергә һәм гөнаһлардан арынырга теләүчеләр күп булды. Салкыннар чигенде, коену хәзер дә дәвам итә.