Шуны билгеләп узарга кирәк, Ютазы районы – юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүдә полиция бүлегенең барлык хезмәтләре җәлеп ителгән иң яхшы районнар арасында.
2018 елның 12 аенда – юл-транспорт вакыйгалары.
2018 елның 12 аенда Ютазы районында зыян күрүчеләр булган 6 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, 1 кеше һәлак булган, 8 кеше җәрәхәт алган. Узган елның шул ук чорында 13 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда 3 кеше үлгән һәм 17се – җәрәхәт алган. Юл-транспорт вакыйгалары саны 86 процентка кимегән, аларда һәлак булучылар 66,6 процентка азайган, җәрәхәт алучылар – 53 процентка.