Танышу конференцзалда “Законнар кайда туа” фильмын караудан башланды. Утырышлар залында, башка илләр делегацияләре вәкилләре белән очрашулар залында да булдылар. Музей экспонатлары белән таныштылар. Китапханәдә китаплар бүләк иттеләр. Якташыбыз, танылган рәссам Камил Ибраһимов күргәзмәсен карадылар. ТР Дәүләт Советына сәфәрне оештырганнары өчен Ютазы муниипаль районы башлыгы Р.М. Нуриевка, Ютазы муниипаль районы Советына һәм Башкарма комитетына рәхмәт белдерәбез.