Егерме район арасында – өченчеләр

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Яңа елны район чаңгычылары яхшы нәтиҗәләр белән башлады.

Спорт сезонын Ютазы районы чаңгычылары Зәй шәһәрендә дәвам итте. Алар 2001-2002 елда туган кызлар һәм малайлар арасында 5, 10, 15 чакрым дистанцияләргә үткәрелгән XII спартикада кысаларындагы ярышта һәм спринт узышларында катнашты. Чарада тренерлар Таһир Гыйздетдинов һәм Ильмир Латыйпов тәрбияләнүчеләре көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча, спартакиданың беренче төркемендә егерме район арасында чыгыш ясаган Ютазы районы командасы өченче урынны яулады.

Шул ук көннәрдә Казан шәһәрендә чаңгыда узышу буенча Республика ярышлары узды. Анда чаңгычылар ирекле стиль белән 3х5 чакрым дистанциягә эстафетада җиңү өчен көрәште. Бу ярышларда тренер Таһир Гыйздетдинов тәрбияләнүчесе, спорт мастерына кандидат Әмир Әхмәтҗанов көмеш медальгә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International