Бүген Бәйрәкә авылында яшәүче Сабира апа Әхмәдиева үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.
Сабира апа Бәйрәкә авылында туган һәм гомере буе шушы авылда яшәгән. Унынчы сыйныфны тәмамлаганннан соң, ул мәктәптә техничка булып эшли, аннары туган колхозына ярдәм итә. Ул күп елар дәвамында кошчылыкта һәм сарыкчылыкта хезмәт куя. Бүгенге көндә дүрт баланың анасы, сигез оныкның әбисе һәм унике оныкчыкның карт әбисе туганнарының һәм якыннарының кайгыртуы астында гомер кичерә һәм аларга игътибарлары һәм мәхәббәтләре өчен рәхмәтле.
Юбилее көнендә Сабира Зиннур кызы янында муниципалитет, авыл җирлеге, район ветераннар советы җитәкчелеге вәкилләре булды. Җылы теләкләр һәм бүләкләр белән бергә алар юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.