"Соңгы кыңгырау" бәйрәме

2012 елның 25 мае, җомга
 

Бүген Ютазы районы мәктәпләрендә соңгы кыңгырау бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды. Быел 95 - 11 нче сыйныф һәм 275 - 9 нчы сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады.

          Ютазы районының чыгарылыш сыйныф укучылары үзләре турында якты истәлекләр калдыралар.  Алар укуда да, спортта да, җәмгыять эшләрендә дә активлык күрсәттеләр.

           Укытучылар һәм ата-аналар алган белемнәрен сакларга һәм тагын да ныгытырга кирәклеген әйттеләр, укучыларга үз көчләренә ышанырга өндәделәр һәм хәерле юллар теләделәр. Беренче сыйныф укучылары да үзләреннән өлкән абыйларына, апаларына имтиханнарны бишлегә генә тапшырырга куштылар.

          Мәктәп вальсы яңгырады, чыгарылыш сыйныф укучылары бәйрәм вальсын әйләнделәр, ләкин бәйрәмгә килгән һәр кешенең йөзендә дулкынлану. Әмма бүген бәйрәм, моңаерга ярамый, олы юлга аяк басу көне. Бәйрәмнең иң азагында укучылар өчен  соңгы тапкыр “соңгы кыңгырау” чыңлады. Хәерле юл укучылар!!!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International