“Балаларның яраткан китаплары иҗатчысы” туган көненә багышланган әдәби композиция

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

22 гыйнвар көнне Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Урыссудагы 2санлы мәктәпнең 4 сыйныф укучылары өчен балалар язучысы А. П. Гайдар тууына 115 ел тулуга багышланган «Балаларның яраткан китаплары иҗатчысы» әдәби композициясен үткәрделәр. Очрашу башында балалар китапханәсе мөдире Юлия Агафонова язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Булачак әдипнең әле балачакта ук күп укырга һәм укыган китапларын яңадан укып чыгарга яратуы турында сөйләде, бу аның язучылык талантын үстерүдә ярдәм иткән дә инде. Чара барышында балалар «Гайдар шагает впереди», «Салют Гайдару» музыкаль композицияләрен тыңладылар, шулай ук язучының яраткан «Жаворонок» җыры белән дә таныштылар. Китапханәче чыгышыннан соң, балалар язучының китаплары турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Аркадий Гайдар китаплары яши, балалар беркайчан да алардан аерылмаячак. Язучының әсәрләре безне төрле вазгыятьләрдә үзеңне лаеклы тотарга - «намуслы яшәргә һәм күп тырышырга, биниһая зур илебезне яратырга һәм сакларга” өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International