Район делегациясе – Бөтендөнья татар конгрессының зональ утырышында

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Ютазы районы делегациясе Бөгелмәдә узган Бөтендөнья татар конгрессының зональ утырышында катнашты.

Татарстан Көньяк-Көнчыгышының башка районнары вәкилләре белән бергә, Бөтендөнья татар конгрессының Ютазы җирле бүлеге әгъзалары Бөгелмә татар гимназиясенә, Татар мәдәни үзәгенә экскурсия ясадылар һәм пленар утырышта катнаштылар, анда Татар халкының үсеш стратегиясе белән таныштылар. Утырышны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы рәисе Васил Шәйхразиев алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International