24 гыйнварда район мәдәният йорты артистлары концерт программасы белән Бәйрәкә һәм Кече Урыссу авылларына барды. Авыл халкы үзләрен борчыган сорауларны әзерләгән вакытта, артистлар моңлы һәм дәртле җырларын башкарып, барлык җыелучыларның кәефләрен күтәрде.