24 гыйнварда, укучыларны камалышта калган Ленинградның фаҗигале вакыйгалары белән таныштыру максатында, Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең 8 сыйныф укучылары өчен Үзәк китапханә хезмәткәрләре “Киләчәккә ераграк караган саен, үткәннәрнең кадерен ныграк беләбез” дип аталган тарих сәгате уздырды. Чара Ленинград шәһәренең камалыштан чыгуының 75 еллыгына багышланган иде. Китапханәче кереш сүзендә 1941 ел көзе вакыйгаларын хәтердә яңартты – бу – камалыш башланган, аның эчендә 3 миллион кеше, шул исәптән 400 мең бала калган чор була.
Аннары укучыларны Алесь Адамович һәм Даниил Гранинның ленинградлыларның чын һәйкәленә әверелгән “Блокадная книга” документаль әсәре белән таныштырдылар. Бу газап чигүче шәһәр турында бәян, камалышта калган тере шаһитларның таныклама бирүе.
Балалар ленинрадлыларның фаҗигале язмышы белән танышты, һәм батырлык, ватанпәрварлык, горурлык, Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык чагылышын видеокадрларда күрде.