Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары сайлап алынган өч фән буенча ЕГЭ тапшыралар: информатика һәм ИКТ, биология, тарих. ЕГЭ бирүчеләрнең саны – 42 кеше. Әлеге фәннәр буенча имтиханнар сәгать 10.00 башланды, һәм 3 сәгать алып 4 сәгатькәчә дәвам итәчәк. Имтиханнар вакытында ЕГЭ пунктында башыннан ахырына хәтле полиция хезмәткәрләре һәм медицина эшчеләре кизү торачаклар.
31 нче май көнне районның барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына мәҗбүри саналган рус теле фәненнән имтихан тапшырачаклар.
Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына да ЕГЭ тапшырган уңышлар теләп калабыз!