Авылда «Соңгы кыңгырау”

2012 елның 28 мае, дүшәмбе
   Укучылар, укытучылар, ата-аналар һәм килгән кунаклар катнашында 2012 нче елның 25 нче маенда авыл мәдәният йортында “Соңгы кыңгырау”га  багышланган бәйрәм булып узды. Район башлыгы вазифаларын башкаручы исеменнән чыгарылыш сыйныф укучыларын, укытучыларны, ата-аналарны оештыру бүлеге башлыгы Зәйдуллина Э.Ф. котлады. Шулай ук мәгариф бүлегеннән, ААҖ “Таң” нан, авыл җирлеге башлыгы да укучыларны бәйрәм белән тәбрикләрделәр.Үз чиратында 10,15 ел элек мәктәпне тәмамлаган укучылар да укытучыларын бәйрәм белән котлар өчен сәхнәгә күтәрелделәр. Бәйрәм онытылмас килеп чыкты, чөнки “соңгы кыңгырау” бәйрәме һәр кешенең гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәм.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International