“Соңгы кыңгырау”га багышланган дискотека

2012 елның 28 мае, дүшәмбе

25 нче май көнне район мәдәният йорты каршындагы мәйданга соңгы кыңгырау бәйрәменә багышланган тематик дискотека булып узды. Дискотека җылы дустанә мөнәсәбәттә узды. Мәктәп турында җырлар яңгырады, чыгарылыш сыйныф укучылары вальс әйләнделәр. Район мәдәният йорты солисткасы Гөлчәчәк Валиева башкаруында соңгы кыңгырауга багышланган җырлар яңгырады. Кичәдә чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары һәм укытучылары да бар иде. Шулай ук әлеге кичтә кичәнең алып баручысы телефонына СМС – хәбәр юллап барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлый ала иделәр. Алып баручы әлеге хәбәрләрне микрофоннан укып барды. Дискотека көчле алкышлар астында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International