Кече Урыссу авылы клубында узган гражданнар җыенында Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев авылдашларын узган елда гамәлгә ашкан эшләр белән таныштырды.
Алар – юллар ремонты, урам утларын төзекләндерү, кышкы чорда юлларны кардан чистарту, чишмәләрне карап тоту, обелискларны тәртипкә китерү... Менә шундый табигатьне саклап һәм яклап тоту буенча башкарылган яхшы эшләр бәрабәренә Ташкичү авыл җирлеге 2018 елда республика күләмендә экология буенча узган бәйгедә өченче урынны яулады. Аларга киләчәктә дә матур итеп эшләү теләге белән район башлыгы урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Гүзәлия Фәхертдинова триммер бүләк итте.