Ютазы районы загс бүлегенең статистикасы күңелгә ятышлы

2019 елның 26 гыйнвары, шимбә

Узган 2018 елда Ютазы райны башкарма комитетының загс бүлегендә 689 акт язуы башкарылган, моннан тыш 2542 юридик әһәмиятле гамәл кылынган, ел дәвамында халыктан 282 мең сум күләмендә дәүләт пошлинасы кабул ителгән.

Былтыр 210 бала туган. Бу, 2017 елга караганда, биш балага күбрәк дигән сүз. Үткән елда никахка керүчеләр шактый кимегән – бары тик 79 яңа гаилә корылган, шуның 18е – милләтара никах, ике кеше чит ил гражданины белән гаилә корган, ике кыз, балигълык яшенә җитмичә кияүгә чыккан.

Узган елда аерылышу очраклары кимегән. 2017 елда 68 гаилә таркалган булса, былтыр 50 пар үз мөнәсәбәтләренә нокта куйган. Шуның 45е суд аша, калганы үзара килешеп аерылышкан. Кешеләрнең фават булу очрагы да 2018 елда кими төшкән – былтыр 318 кеше мәрхүм булса, моннан алдагы елда 325 кешенең гомере өзелгән булган.

 

2018 елда өч сабый уллыкка алынган, 17 балага атасы үз исемен биргән, 12 кеше исем-фамилиясен алмаштырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International