25 гыйнвар көнне район мәдәният йорты фойесында Студентлар көненә багышланган "Татьяна көне" кичә-дискотека узды.
Бу кичтә яшьләр өчен кызыклы конкурслар һәм тематик викторина оештырылды. Район мәдәният йортының ди-джее Камил Шәмсетдинов яшьләрне үзенең юморы, сүз байлыгы һәм әлеге чарага чын позитивлык өсти белүе белән сокландырды. Чара дәвамында һәркемне күтәренке кәеф озата барды.