"Олимп "спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында кышкы фестиваль узды.
Катнашучылар сикерүдә, йөзүдә, йөгерүдә, сыгылмалылыкта, турникта күтәрелүдә, идәннән күтәрелүдә, пневматик винтовкадан атуда көч сынашты. Фестиваль җиңүчеләре - Хәбибуллиннар гаиләсе (Иске Урыссу урта мәктәбе) булды, призерлар булып Фаздаловлар гаиләсе (Урыссуның 2 нче мәктәбе), Усмановлар гаиләсе (Урыссудагы 3 санлы мәктәп) танылды. Котлыйбыз, алга таба да спорт җиңүләре телибез!