«Ул намусын йөрәгенә якын йөрткән»

2019 елның 27 гыйнвары, якшәмбе

Үзәк китапханәнең уку залында В. Высоцкийның туган көне уңаеннан «Ул намусын йөрәгенә якын йөрткән" дип исемләнгән әдәби-музыкаль сәгать үткәрелде. Чарага автор җырлары остасы, шагыйрь, актер Владимир Семенович Высоцкийның талантын хөрмәт итүчеләр җыелды. Шулай ук чарада сукырлар җәмгыятенең Ютазы җирле оешмасы әгъзалары да катнашты. Китапханәче Гөлшат Ризванова катнашучыларны шагыйрь, җырчы, театр һәм кино артисты һәм бары тик чын кеше Владимир Высоцкий иҗаты белән таныштырды, аның тормыш юлы турында сөйләде. Җыелучылар Высоцкийның иҗаты турында фикер алыштылар, театраль куелышлардан өзекләр карадылар, бөтен халык яраткан актер, җырчы һәм шагыйрь чыгышлары язмаларын тыңладылар, шулай ук аның фильмнардагы рольләре турында зур кызыксыну белән фикер алыштылар. Чарада катнашучы Владимир Тупиков В. Высоцкийның «Аист»шигырен укыды. Ә Георгий Макаров, Ленар Мияссаров тарафыннан «В Париже», «Песня о друге», «Утренняя гимнастика» җырлары башкарылды.

Чара дәвамында Высоцкийның эмоциональ, юмористик, лирик һәм үз эчтәлеге буенча тирән мәгънәле әсәрләре яңгырады. Высоцкий халыкның ничек яшәве һәм уй-кичерешләре турында җырлады, шуңа күрә чын мәгънәсендә халык җырчысы булып калды. Аның җырларын игътибар һәм мәхәббәт белән тыңлаган катнашучылар бүген дә моны раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International