Ютазы районы герчеләре – җиңүчеләр арасында

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

25-27 гыйнвар көннәрендә Биектау бистәсендә егетләр һәм кызлар арасында укучылар спартакиадасы зачетына гер спорты буенча ТР Беренчелеге узды.

Команда беренчелегендә һәм Спартакиада зачетында Ютазы герчеләре, Чистай һәм Зәй спортчыларын узып, ышанычлы рәвештә 1 урынны яуладылар. Эстафетада да, безнең спортчылар, Минзәлә һәм Азнакайны узып, җиңүгә ирештеләр!

Спортчыларыбызны һәм аларның тренерларын котлыйбыз!

Ютазы районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International