"Талант канатларында" проекты кысаларында Халыкара конкурс-фестиваль

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

25-27 гыйнвар көннәрендә Уфа шәһәрендә район мәдәният йортыннан Нигъмәтуллина Г. М. җитәкчелегендә оештырылган конкурс-фестивальдә «7 НОТ» вокаль ансамблендә катнашучылар чыгыш ясады.

Огнева Рамина –Нигъмәтуллина Лиана дуэты Эстрада вокалы номинациясендә (Ансамбльләр - кече формалар - 9-12 яшьлекләр) - I дәрәҗә дипломантлары булдылар;

Лиана Нигъмәтуллина Эстрада вокалы номинациясендә (9-12 яшьлекләр ялгыз башкаруы) I дәрәҗә дипломант булды;

Алинә Нигъмәтуллина Эстрада вокалы номинациясендә (5-8 яшьлекләр ялгыз башкаруы) I дәрәҗә дипломант булды.

Ансамбльдә катнашучыларны һәм җитәкчене уңышлары белән котлыйбыз! Алга таба да җиңүләр яулауларын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International