27 гыйнварда Ленинград шәһәрен камалыштан тулысынча азат итүгә 75 ел тулды. Бу датага Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 2 сыйныф укучылары өчен «900 батырлык көне» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр.
Ленинград камалышы - 2 миллионнан артык кеше гомерен өзгән Россия тарихының фаҗигале һәм бөек сәхифәсе. Бу куркыныч көннәр турында хатирә кешеләр күңелендә әле дә яши.
Чара «Камалыш балалары» документаль фильмын карау белән башланып китте. Фильмда ул вакытта кечкенә кызчык булган Р. Афанасенко әби камалыш чоры михнәтләре турында бәян итте. Аннан соң китапханәчеләр балаларны Н. Ходзаның "Яшәү юлы" дип аталган легендар китабы белән таныштырдылар. Халыкның героик тарихы - Ленинградны саклау, 900 көн һәм төнне көндәлек бомбага тоту һәм атышлар астында уздыру, янгыннар белән көрәшү, туганнарны һәм якыннарны югалту газаплары тасвирлана анда.
Чара «900 көн - дан һәм үлемсезлек көне» дигән тематик күргәзмә китапларын карау белән тәмамланды, анда балалар тарих сәхифәләрен зур кызыксыну белән күздән кичерде.